Пятница, 03.05.2024, 02:16Приветствую Вас Гость | RSS
Татарско-Ямалинская ООШ
Меню
Block title
Оцените мой сайт
javascript:; javascript:;
Всего ответов: 67

Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Сценарии



Китапханәче: Мухтарова Ә.Ә

 28 май, 2010 ел

 

Максат:   1.Тат. Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең китапханә эшчәнлеге

                        белән танышу.

                     2. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү

                     3. Китапка мәхәббәт, әдәби әсәрләр укуга омтылыш тәрбияләү.

                         Эстетик зәвык тәрбияләү.

 

 

Җиһазлар:  компьютер, проектор, «Китап докторы» уены өчен китаплар,

                   



      Семинарның барышы

( 1нче слайд күрсәтелә)  Китапханәче:

- Хәерле көн хезмәттәшләребез

Бүген бездә зур бәйрәм.

Бик күңелле көн безнең.

Иртәдән үк кояш көлә,

Бизәп зәңгәр күк йөзен.

 

Гармуныңны уйнап җибәр,

кызлар җырлыйбыз, диләр!

Күпме безгә кунак килгән,

Җырны тыңлыйбыз, диләр!

 

Сыздыр әйдә гармуныңны

Без җырлаган көйләргә.

Бәйрәмебезне башлыйбыз-

Калсын сагынып сөйләргә.

 

«Күңел ачыйк әле» җыры  ( 2 слайд)

Китапханәче:

 Китапханәчеләр җыелган

Ял итәр өчен бүген.

Сүзләремнең иң матур

Әйтмичә мөмкин түгел.

 

Нур чишмәләреннән нурлар алып,

Сукмакларга сибәр идем мин,

Сукмакларны түгел бар дөньяны

Саф нурларга күмәр идем мин.

 

Тапсам әгәр бәхет хәзинәсен

Шатландырыр идем һәркемне

Эзләнүгә бирәм,  хезмәтемә.

Бар көчемне, барлык дәртемне.

 

 Әйе, эзләнәбез, иҗат итәбез. Авылыбыз, районыбыз тарихын тирәнтен өйрәнергә тырышабыз.

  6 класс укучы Мингазова Ализә авыл тарихын кыскача сезгә җиткерер.(3,4 слайд)

                                              

Ямалы (Тат.Ямалы, Мари Ямалы) авылы табигатьнең  иң гүзәл урынына-Агыйдел елгасының сул як ярына урнашкан. Һәм ул, хаклы рәвештә, Ак-таныш районының иң матур, бай тарихлы авылларының берсе. Актаныш районы Минзәлә, Мөслим, Тукай, Сарман, Зәй, Тү-бән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Ютазы, Баулы районнары белән бергә географик яктан Көнчыгыш Кама аръягына керә.

     Көнчыгыш Кама аръягы яшәү өчен уңайлы булган: мал асрау өчен табигый болынлыклар, балык тоту өчен елгалар, күлләр, ягу-лык өчен урманнар, әрәмәләр, иген үстерү өчен уңдырышлы җир-ләр халыкларны үзенә җәлеп итеп торган. Этник яктан бу терри-тория, археологлар раславынча, шактый чуар булган. Биредә бо-рынгы финнар, угорлар, төркиләр яшәгәннәр.Үзләренең яшәүләре турындагы мәгълүматларны алар археологик истәлекләрдә, җир-су атамаларында (топонимиядә) калдырганнар. Ямалы авылы терри-ториясендә һәм  гомумән Актаныш районы территориясендә, пьянобор, кушнаренко, чиялек археологик культурасына караган истәлекләр теркәлгән. Мәсәлән, Мари Ямалы территориясендә пьянобор (борынгы пермь(удмурт), коми-пермяк, коми-зырлы ха-лыкларының, кушнаренко, чиялек археологик культурасы калдык-лары бар. Соңгы икесен угор кабиләләре белән бәйлиләр.

       Ямалы атамасы, мәсәлән, фин-угор телләре материалында аңлатыла: Ям (а) "большая вода, море”, "большая река” + немецча мал-"исток” дигән элементлардан тора.

      Ямалы атамасы безгә билгеле булган чыганакларга караганда,

  башта гидроним (күл атамасы) буларак XVIII гасыр башыннан  билгеле. Сүз уңаенда шуны да искәртеп үтик, елга, сулык атама-лары авыл исемнәренә караганда борынгырак, алар бер халыктан икенче халыкка әзер килеш керә.Бу тезисны (фикерне) Актаныш ра-йонының топонимик системасы раслап тора.

   Күл атамасы буларак Ямалы, Емалы 1700-1701 еллардан башлап билгеле. Мәсәлән, башкорт тарихчысы Ә.З.Әсфәндияров үзенең "История сёл и деревень Башкортстана” хезмәтендә Сөтлә күле турында яза. 

  Авыл буларак Ямалы 1754 елдан билгеле. Ул вакытта Ямалы  Мин-зәлә өязенең Гәрәй волостенә кергән.

  1795 елда Ямалыда (алар башта Мари Ямалы авылы территория-сендә марилар белән бергә яшәгәннәр) 87 башкорт, 50 типтәр яшә-гән. Ул Гәрәй волостенең Такталачык түбәсенә караган.

   Мари Ямалы 1801 елдагы план буенча , ул хәзерге  Ямалы күле буенда урнашкан.  Ә хәзерге Тат.Ямалы авылында ике генә йорт күрсәтелгән.

  1870 елда халык санын исәпкә алу материалларында Ямалы күле буендагы Ямалы авылында (Мари Ямалы, Тат.Ямалы авылларына бүленү юк) 53 хуҗалык булып, 266 ир, 180 хатын – кыз, шул исәп- тән, 169 ир, 151 хатын – кыз – башкорт; 37 ир, 29 хатын – кыз – мари   милләтләре теркәлгән. Димәк, 1870 елга кадәр татарлар Мари Яма-лы авылында яшәгәннәр. Моңа кадәр Ямалы татарлары Караңгы авылында яшәгәннәр (халык аны Караңгы авыл чокыры дип

атап йөртә).

  1731 елда Ямалы кешеләренең Караңгы авылында яшәүләре билгеле чыганакларга караганда, 459 номерлы документта 1738 елда Караңгы авылы кешесе Танатар Кангильдин телгә алына.

     Шулай итеп, Тат.Ямалы авылы чагыштырмача соңрак барлыкка килгән авыллар рәтенә керә.

    Документлардан күренгәнчә, Ямалы авылы – Бурсык, Гәрәй, Кабан, Нугай, Иске Җияш, Такталачык авыллары белән бергә Гәрәй волостенең Такталачык түбәсенә кергән булып чыга.

   Татар Ямалы авылы кешеләре Караңгы авылына Мари Ямалы авылында марилар белән бергә яшәгәннәр. Мәчетләре Хайбуллин Исанбай милегендә урнашкан булган. Өй урыннары Мари Ямалы күчкәнче билгеле иде.

   1801 еллардан башлап, татарлар хәзерге Тат.Ямалы авылына күченеп утырганнар.

  1795 елда үткәрелгән ревизия нәтиҗәләре буенча, Ямалы, Балтач, Буазкүл, Яңа Гәрәй, Кормаш, Яңа Балтач, Иске Җияш авыллары белән № 14 юрт (йорт) составына кергән булган. Ямалы авылының горурлыгы булып Сөтлә күле  тора.  Сөтлә  күле 18 гасыр башында ук телгә алына.

Китапханәче:

Авылыбызның матурлыгын

Сөйләп генә түгел, җырлап та бирәбез.

Чөнки туган авылыбызны

Чын күңелдән өзелеп сөябез.

 Авылдашыбыз Нәсим Низамов иҗат иткән "Ямалым” җыры (5,6 ,7слайд)

-  Рәхим итегез, кызлар.

-  Рәхмәт, сезгә кызлар. Туган ягыгызыны һәрвакыт шулай яратыгыз, саклагыз.

      Авыл үрен менеп җитәр – җитмәс

Күз алларым китә яктырып.

Әй, мәктәбем, алда син торасың

      Син торасың үзеңә чакырып.

Чит җирләрнең яменә алыштырмам

Үзебез туып үскән як ямен.

Авылыбызга бик күп нур өстисең

Ямь өстисең, сөйгән мәктәбем.(8 слайд)

 

Мәктәбебезнең китапханәсендә озак еллар эшләп, балаларның якын дустына, укытучыларның киңәшчесенә, озын җәй буе бакчачының уң кулына әйләнгән бүгенге көндә лаеклы ялда булган Лиза апага сүзне бирәбез.

Рәхим ит, Лиза апа.( 9,10,11 слайд)

Китапханәче:

Лиза апа сезнең өчен авылдашыгыз, Яңа Кормаш  төп гомуми белем бирү мәктәбе китапханәчесе Гардисламова Флүдә апа, җырлый.

Рәхим ит, Флүдә апа.

Китапханәче:

 Китапханә фонды белән танышу.  ( 12слайд)

 Барлыгы:  5132 китап,

Дәреслекләр: 1686

Матур әдәбият: 3456

шуларның   2142      рус телендә, ә 1314  татар телендә.

Бу уку елында    194  яңа дәреслекләр кайтты, ә   356 китап яраксызга чыгарылды.

 

Укучыларның китап уку күрсәткечләре диограммада күрсәтелгәнчә:  ( 13 слайд)

 2007/2008 уку елында бер укучыга 1- 5 класска кадәр 18 китап, югары классларда 15   китап.

2008/2009 уку елында бер укучыга 1- 5 класска кадәр 21 китап, югары классларда 17   китап

2009/2010 уку елында бер укучыга 1- 5 класска кадәр  18 китап, югары классларда 14   китап.

 

Китапханәнең эшчәнлегенең   юнәлешлре (14слайд)

Укытучылар,   1-4 класс укучылары, 5-9 класс укучылары, Бүләк башлангыч мәктәбе,

ата- аналар, администрация, балалар бакчасы, утрта мәктәпләрдә, СПТУ-80 белем алучы укучылар, студентлар.

 

Китапханә балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә эшли. Нәниләр өчен китаплар сайлашам,матур әкият- шигырьләр укырга күрсәтәм. Ә тәрбиячеләргә методик кулланмаларны тәкъдим итәм.(14 слайд)

 

Балалар бакчасында тәрбияләнүче Садыков ДинарӘминә Бикчәнтәеваның «Илгизәрнең кесәсе» шигырен  сөйли.

Илгизәргә әнисе

Чалбар текте мул итеп,

Ике ягында да аның

Кесә салды зур итеп.

 

Менә йөри Илгизәр,

Куллары кесәсендә.

Тик менә кесәсендә

Юк бит бернәрсәсе дә.

 

Булды менә: тапты ул

Күгәреп беткән кадак,

Төшеп калган кемнәндер,

Сынып беткән бер тарак.

 

Ә менә тапты тагын

Кечкенә калай савыт,

Уртасынна яньчелгән,

Куйды аны да салып.

 

Озын нечкә бау ята,

Ярар, озын булса да,

Салып була ич аны

Асылынып торса да.

 

Таш тәти китекләре

Юлда ята ялтырап,

Җыеп салды барын да,

Йөрсен әйдә шалтырап.

 

Җыен чүп-чар кесәдә,

Кабарып калкып тора.

Яхшы булыр иде салса,

Кесәгә яулык кына.

 

Бите- кулы буялган,

Инде нихәл итәргә?

Кулъяулыгын салыр инде

Кесәсенә иртәгә.

 

 Китапханәче:

Китап ачып битләрен

Сиңа белем өләшер

Ә белемле балага

Тагын кемнәр тиңләшер.(15 слайд)

 

Укучылар үзләренең белемнәрен төрле бәйгеләрдә сынап карыйлар. «Шигырь уку»  конкурсында катнашкан Мингазова Ализәгә сүзне бирәбез. (16,17 слайд)

Мингазова Ализә:

-         Минем әти Мингазов Рәдис Гавис улы шушы мәктәптә биология — химия фәннәрен укыта. Аның шушы уку елында Татар Ямалы җирлегенең  «Кызыл китабы» басылып чыкты.Бу китапта  үземнең иҗат иткән шигырем урын алган.Сезгә дә шушы иҗат җимешемне җиткерәм.

                                     С а к л а г ы з!

    Әй, кешеләр!

  Мәрхәмәтле булыгыз

  Табигать кочагында.

  Һәммәгез шуны белегез,

         Онытмагыз һиччагында.

         Агачларны сындармагыз,

         Кош оясын ватмагыз,

         Җәнлекләрне рәнҗетмәгез,

         Кирәксезгә атмагыз.

 Җәй көне аланнарда

Чәчәкләрне өзмәгез.

Алар- табигатҗнең күрке,

Шуны белсен һәммәгез.

        Күбәләкләрне дә юкка

        Матур диеп, тотмагыз.

        Гомере кыска аларның,

        Очсын алар, саклагыз.

Судагы балыкларны да

Күп бит алар димәгез.

Күпләп тотсаң аларның да

Беткәнен дә сизмәбез.

   Әй, кешеләр!

   Саклагыз сез урманннарны,

                            болыннарны,

                              елгаларны,

                                күлләрне.

   Бай табигать  җавап итеп

   Сөендерер сезләрне.

Әйдә, кеше,уйлап кара,

Эш үтмәгән әле, соңлама.

Синең кулда бар табигать

Миһербанлы бул син аңа.

 

Китапханәче:

-         Татар теле укытучылары белән берлектә язучыларның, һәм шагыйрьләрнең туган көннәрен билгеләп үтәбез. Шуларның берсе Г. Тукай иҗатына багышланган КВНның берничә биремен сезгә тәкъдим итәм, ягъни кем тизрәк ребусны чишә, шуңа бүләк.

(18 слайд )

     Кроссворд  (19 слайда сорау күрсәтелә, җавап әйтелгәч генә җавап күрсәтелә)

            1.Г. Тукай белем алган мәдрәсә

            2. Шагыйрь яшәгән һәм белем алган шәһәр

3. Нәрсә белем чишмәсе

4. Г. Тукайның нинди кош турында шигыре бар?

5. Бу өзек кайсы шигырьдән?

« Җен — фәлән дип, сөйләшүләр искеләрдән калган ул

Сөйләве яхшы , күңелле шагыйрәнә ялган ул»

Ребуслар  чишү. Г. Тукайның шигырьләре яшерелгән.  (20 слайд)

«Кышкы кич»

 «Мәктәп»

«Кызыклы шәкерт»

«Бичара куян»

К а р л ы г а ч сүзендәге хәрефләрдән иң озын сүзне төзергә кирәк.( 21 слайд) Кем тизрәк төзи?

 Иң озын сүз - К а р ч ы г а (22 слайд)

 

Укучылар белән бергә ТАССРга -90 ел, Антаныш авылына 300 ел, районга 80 ел, авылыбызга 275 ел тулу уңаеннан Актаныш, Ямалы һәм су басу зоналарына эләккән Якты, Чиялек, Өшәр, Заготзерно, Мари Ямалы авыллары  турында материаллар тупладык, күргәзмәләр оештырдык.(23,24 слайд)

    Хәзер сезнең каршыда кызлар вокаль ансамбле башкаруында «Актаныш» җыры. (  слайд)

«Китап сөючеләр» түгәрәгенә йөрүче балалар белән «Китап докторы» булабыз, ягъни таушалган китапларны ремонтлыйбыз. (25 слайд)

 Әйдәгез, 5 китапханәче иң җитез, матур итеп китап ремонлап күрсәтсен әле.

Яхшы «Китап докторына» бүләгем дә бар. (бүләк бирелә).

 

«Китап докторларына» багышлап мәктәбезнең уку- укыту урынбасары Гильманова Илүзә апа үзенең җырын бүләк итә.

 

 Мәдәният хезмәткәре белән берлеклектә бәйрәмнәргә башыланган төрле мерорпиятияләр үткәрәбез: Өлкәннәр көне, Нәүрүз бәйрәме, Балаларны яклау көне, 9 май- Бөек Җиңү тантанасын. Бу бәйрәмнәрне татар халык биюеннән башка күз алдына китереп булмый.

 Кызлар япкан ак алъяпкыч

Өзелеп тора биләре

Эшкә оста, сүзгә кыска-

Юк килмәгән җирләре.

( Татар халык биюе  26,27 слайд)

 

Мәдәният Нургалиева Гүзәлия апа сезгә җыр бүләк итә.

    Күптән түгел генә  илебез Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итте.  Бу тарихи вакыйга мәктәбебезне читләп үтмәде.Без моны зур әзерлек белән үткәрдек.Балалар күңелендә бу  бик озак  сакланыр дип уйлыйбыз. (28 слайд)

Сүзне Мадыхов Зиннур А.Алишның «Очкычка карап» шигырен сөйли.

Имән микән бу сайгак,

Нарат микән бу сайгак,

Сикереп — сикереп биегәндә

Чыдар микән бу сайгак?

Кызлар һәм егетләр башкаруында «Мой моряк» биюе.

Китапханәче:

Китапханә эшчәнлеге күргәзмәләрдән башка күз алдына китерп булмый.(29, 30 слайд)

«Табигать — тиңсез хәзинә», «Наркомания», «Укытучылар елы», «Спорт белән дуслыкта» «Әдәп төбе матур гадәт», ә «Алтын хәзинә» күргәзмәсендә китап тарихы турында материаллар тупланган. (31 слайд) Хәзер сезнең белән берлектә китап тарихы турында викторина үткәреп алыйк. Дөрес җавап бирүчегә бүләк көтә. (32 слайд сорау күрсәтелә, җавап әйтелгәч генә җавап күрсәтелә)

1. Казанда беренче татар типографиясе кайда ачыла? ( 1800 елда Казан гимназиясе каршында ачыла һәм 1829 елга кадәр эшли. Аннары ул университет типографиясенә кушыла. )

 

2. Россиядә китап басу эше кайчан башлана? ( Аны 1564 елда Иван Фёдоров белән Пётр Мстиславец башлап җибәрә.)

 

3. Татар телендә басылган беренче матур әдәбият әсәрен әйтегез. ("Сәйфелмөлек кыйссасы”. Бу китап Мисыр шаһы Сәйфелмөлекнең Көнчыгыш илләренә сәяхәте турында маҗаралы хикәядән гыйбарәт. 1807 – 1809 елларда басыла.)

 

4. Татарча китап бастыру өлкәсендә эшләгән, тарихын өйрәнгән эшлеклеләрдән сез кемнәрне беләсез? ( К. Насыйри, Габдрахман Сәгъди, И. Рәмиев һ. б.)

 

2 апрель — Балалар китабы көне. Шул уңайдан укучылар белән китап турында шигырьләр, җырлар, мәкальләр, табышмаклар өйрәнәбез. Укучылар башкаруында «Китап» җырын тыңлагыз. (33 слайд)

Хәзер шигырь чыгару осталыгызны сынап карыйк әле.(34 слайд)

Китап -  ..................

...............................

..............................

         белем чишмәсе.    белән тәмамланган шигырь чыгарырга.

Үзем чыгарган шигырьне сезгә тәкъдим итәм

Китап — серле дөнья

Һәрбер йортта китап киштәсе

Һәрбер бала моны белсен

Китап — белем чишмәсе.

«Иң оста шагыйрә» гә бүләк бирелә һәм аның хөрмәтенә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гаянова Фәндәлия апа җырлый.

Китапханәче:

Мәкаль башлыйм, син төгәллә

Әгәр тапсаң сүзләрен.

Әй, сез, дуслар, кемнәр тапкыр

Күрсәтсеннәр үзләрен

Китап турында мәкальләрне дәвам итеп алыйк әле

Алтын җирдән табыла,     акыл китаптан.

Акылың юлбашчы булсын, китап юлдашың булсын, белемең киңәшчең булсын.

Китап галим, телсез мөгәллим.

Кулыңда китап булганның, башында гыйлеме булыр.

Гыйлем байлыктан яхшырак.

Китапханәче:

  Бәйрәм ахырына якынлаша, шул уңайдан хөрмәтле хезмәттәшләрем  һәм Ландыш  Фирдависовна.   Сезне мәктәп китапханәчеләр бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Укучыларга гыйлем, гаделлек, иҗади хезмәт һәм тынычлык юлын яктыртучы ут мәктәп китапханәләрендә беркайчан да сүнмәсен.

Күңелегез түрендә һичкайчан

Өмет кояшы сүнмәсен

Бәхетле язмыш йолдызы

Гомер күгегездән китмәсен.

Сезнең тормыш юлларында

Гел бәхетләр һәм шатлыклар

Алып килсен иртәләр.

 

 Мухтаров Наис җырын бүләк итеп кабул итегез.

 Бәйрәм белән котлау өчен сүзне мәктәп директоры Закирова Мосалия Кадимуловнага бирәбез.

 

 

 

 

 

 


                              Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт! (слайд 35,36)

поиск
Погода
Актаныш 
друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Электрический мир
  • Варина Гульназ
  • ФИПИ
  • Информационно-образовательный портал Актанышского района
  • Block title
    Block title