Четверг, 02.05.2024, 21:13Приветствую Вас Гость | RSS
Татарско-Ямалинская ООШ
Меню
Block title
Оцените мой сайт
javascript:; javascript:;
Всего ответов: 67

Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

История Семиострова


                                      Өшәр- Семиостров авылы тарихы

 Семиостров (Семистрау) авылы Актаныш районының иң кырыена, табигый байлыкларга бай булган урынга урнашкан. Анда табигый  байлыклар чиксез: күлдә балык, урманда җиләк-җимешләр. әрәмәдә гөлҗимеш, балан, карлыган бөрлегән, медицина өчен зелпе тамыры, тал кайрысы  һ.б булган. Медицина өчен кирәк булган бу үсемлекләр дәүләткә тапшырылган.  Болынлыклар чиксез була. Сарапул шәһәреннән зур баржалар белән килеп  печән кибәннәрен, кипләрне шәһәргә (Сарапулга) алып китә торган булалар.. Баржа хуҗасын авыл халкы "эшләпә” дип йөрткән. Чөнки ул авыл халкыннан аермалы буларак, гел эшләпә киеп йөри торган була. Эшләгән эшчеләргә (ялланып эшләүчеләргә) көненә 50 шәр сум акча бирә торган була.

     Семиостровның төньяк көнчыгыш өлешендә Башкортстан, көнбатыштан Удмуртия әйләндереп алган.Бу авыл урнашкан урын бик уңайлы урын була.(Хәтта ачлык елларда кыр якларыннан кешеләр килеп юа, кузгалак җыеп китә торган булалар.)

     Семиостров ( Семистрау) – җиде утрау дигәнне аңлата. Семиостров авыл советына җиде утрау, ягъни җиде авыл караган:1) Өшәр. 2) Чиялек. 3)Наплаво. 4) Чирәм Колагы. 5) Кара яр. 6) Каенлы җилән. 7) Лугавой Совхозы.

Өшәр авылы. Авыл хәзер юк инде, Семиостров авыл советына караган бик күп авылларны су күтәрелергә мөмкин булган өчен күчергәннәр. Авыл күчкәнгә 30 елдан артык инде. Авылда бары бер өй генә торып калган. Ул Габдулла абый йорты. Ул анда бүгенге көнгә кадәр сеңлесе белән шул урында яши. Авыл урыны печәнлек, ташландык урыннар булып калган. Ә бит заманында Өшәр 4 зур урамлы авыл булган. Үзенең балык заводы, кирпеч заводы, май заводы белән дан казанган. Печән, балык һәм башкалар белән сәүдә иткән.

 Ә менә "Өшәр” исеме каян килеп чыккан соң?Бу сорауга Фирдәүес Гарипова да, Леонид Арсланов та, һәм башка галимнәр үз фикерләрен язганнар.

     Кайбер авылдашлар әйтүенә караганда иң беренче бу җирләргә Гали исемле бер кеше килеп утырган.Ул сазлык буенда яшәгән.Аның исеме белән буа, ягъни Гали буасы дип исемләнгән сулык, һәм Гали өянкесе булган.Өянке бары берәү генә булган.Авылга да нигез салучы шушы кеше дип уйлаучылар бар.Мондый вариантны да китерәләр:

Авыл халкы арасында төрле һөнәр ияләре булган: кыршау кертү, кәрзин үрү, дуга бөгү, чабата ясау, олтан салу, итек басу кебек һөнәр ияләре.Авыл халкы игенчелек, терлекчелек, балыкчылык, умартачылык белән шөгыльләнгән.Авыл халкын электән үк эшсөярләр дип атаганнар.Эшсөяр сүзен алар бераз кыскартып эшәр дип атап йөртә башлаганнар.Халык теленә җайлаштырылып ул Өшәр дип атала башлый.Рус телендә әйтүе көйсез булгач, барлык җиде авылны берләштереп, Семиостров дип атап йөртә башлыйлар.Зур авылдан,  Өшәрдән, бераз читтәрәк тагын бер авыл салганнар. Ул - Чиялек. Аңа Яңа Семиостров дип исем биргәннәр.Яңа Семиостррв авылы калкулыкта урнашкан.Калкулыкта бик күп булып кыргый чияләр үскән.Халыклар калкурак урыннарга күчеп яши башлагач, бу урынга да кешеләр күчеп киләләр.Кыргый чияләрне кисәләр.Авыл төзиләр. Авылны татарча Чиялек дип атап йөртә башлыйлар. Баштагы исеме Яңа Өшәр.

18 нче гасырда Революция вакытында Уфимская губерна.Мензелинский уезд  Суксинский волость Семиостровский контун булган.”Марс” колхозы була.Аның председателләре Гайнанов Каһир, Борһанов Мөхәммәтдин, Нуруллин Лотфуллалар була.Нуруллин Лотфулла сугышка киткәч. Вәлиев Насибуллага тапшыралар, ул сугышка киткәч, Исламова Мәзхиямал апа председатель булып кала.Мәзхиямал апа председатель булган вакытта, 1950 нче елда "Марс” колхозы "Көрәш” колхозы белән кушыла.Авыл советы гел бергә булган.1945 нче елда, Хөббетдинова Гөлшан апа сүзләреннән, авылда биш йөзләп кеше булган.

Мәктәптә Аликина Асия, Миңнеханова Наҗия, Гыйздуллина Гөлчирә, Галимов Нәҗип, Авзалова Зоя, Мусина Гәүһәрия,  МифтаховаФлүрәләр укыта.

Сугышка кадәр Зинанова Гөлбану укыта. 

         Авылларны бер колхоз берләштергән.Ул колхоз "көрәш” дип аталган.Авыл Советы Өшәр авылы җирлегендә була.”Көрәш” исеме авылда барган сыйнфый каршылыкларга карата булган мөнәсәбәт аркасында кушылган.Авыл халкы электән үк көрәшеп яшәгән.Хәтта гражданнар сугышы вакытында шундый вакыйга булган:авыл халкы бу вакытта кызылларны түгел, ә акларны яклап чыккан.Кызылларны авылга да кертмәгәннәр.

   Авылның мулласы Хөснетдин мулла авылны каргап, Суксуга күчәргә мәҗбүр була.Ул бу авыл халкын каргап, бу авыл халкы мәңге рәхәт күрмәсен,-дип китә. Авылда байлар күп була. Шуңа да авыл халкы аклар яклы була. Авыл халкы  Габдулла Арслановны бирмәс өчен бик тырыша.Ләкин аның хатынын подвалга ябып куеп, ирен Себергә алып китәләр.Чөнки ул авылның бик бай алпавыты булган була.

   Авыл халкы бер-берсен бик нык ихтирам итсә дә, иркен болыннар,урманнар,күп мал асрау авыл халкының психологиясенә йогынты ясамый калмаган.Алар бераз масаючан,ирек сөюче,горур булган.Авыл халкының һәрберсендә мылтык,ау кораллары була..Авыл халкын”волевая натура” дип атап йөрткәннәр.Алар берәүгә дә буйсынмый торган халык булган.Һәм шунысын да әйтергә кирәк,авыл халкы яшәгән урыннар да төрле вакыйгаларга сәбәпче булган.Мәсәлән башка авылларда үзләренең тәртипләре белән мактанырлык булмаган кешеләрне Өшәр авылына эшкә җибәрә торган булганнар.Ә инде Өшәрдә үз гаепләрен”юганнан” соң аларны кире үзләренә җибәргәннәр. Ягъни аларны халык бездә”чистарындылар” дип атый торган була.

    Авыл халкы нәрсә үстергән соң? Авыл халкы яшелчә утыртмаган, бәрәңге дә түтәлләп кенә утыртылган. Печән, балык белән алга киткән авыл. Печәнен дә, хәтта яшелчәгә алыштырганнар. Рус Әҗбидән Өшәргә тозлы кыяр, кәбестә сатарга китерә торган булганнар.

 Авыл бик зур булган. Авылдагы бер исемдәге кешеләр берничә булган, авыл халкын һөнәре буенча, шаянлыклары буенча кушамат белән йөрткәннәр. Мәсәлән: орчыкныкылар (орчык ясаган), агач тарак ясаучы Гаффар бабайны - Таракныкылар һәм башка дип атап йөрткәннәр. Ә менә армия хезмәтендә 11 ел писер хезмәтен башкарган Марданов Әхтәм абыйны авыл халкы "пичер” дип атап йөрткән.

 Өшәр авылы янындагы күлне Өшәр күле дип атыйлар.Ә инде Чиялек авылы янындагы күлне  Чиялек күле дип атыйлар.Өшәр авылы халкы авыл урамнарында кое булмаганлыктан, Өшәр күленә суга төшә торган була.Авыл урамнарында һәрберсеннән бер-берсенә туры тәшә торган тыкрыклар били.Ул тыкрыклар аша халык күлгә суга төшә торган була.

  Чиялек белзн Өшәр арасында бер күл бар.Ул таллар белән уратып алынган. Ул аккошлар төшә торган тыныч күл. Язын бу күлгә каз-үрдәкләр дә тәшә торган булган. Авыл халкы бу күлгә ауга йөргән. Аккошлар төшә торган тын күл булганга аны Аккошлар күле дип атаганнар.

        Шушы ук җирлектә башка күл-сазлыклар да бар.Шуларның берсе Садак күле – Сазак, ягъни аны халык үз теленә җайлаштырып садак дип атаган,ягъни ага торган саз.Садак күле Кыядыга тоташа.Анда озын камышлар, кыяклар бар. Күлгә керер өчен камышны ерырга кирәк. Төнбоек та юлны бүлгән. Шуңа күрә кыяклы күл дип, ягъни кыеп алды сүзеннән (кыяк, камышлар), атаганнар.Халык бу күлне Кыяды дип атаган.

        Лопатка сазлыгы- Көрәклек сазлыгы. Халык бу сазлыкны русча Лопатка дип атый. Бу урында элек агачлыклар булган. Ул агачлар көрәклек сабы өчен кулланылган. Шуңа бу сазлык Лопатка дип халык теленә кереп калган.

        Таллык утравы. Халык бу исемне урынга карап биргән. Чөнки һәр җәй саен халык бу урында печән чапкан булган. Ә печәнлек таллар белән уратып алынган. Шуңа да ул Таллык утравы дип аталган.

        Алда әйтелгәнчә, Гали сазлыгы (буасы) белән Гали өянкесе бар. Гали исемле кеше бу сазлык янында землянка казып яшәгән. Шуңа бу сазлык урынны Гали буасы дип йөрткәннәр. Ул сазлыкны чыгар өчен сазга агачлар салып кына чыгып булган. Аннан ерак түгел бер өянке бар. Бу ялгыз өянкене дә Гали өянкесе дип атап йөрткәннәр. Аны Гали карт утырткан булган. Сазлык белән өянке арасында адаштыра торган бер урын булган.Ул урында 4 тирәк булган. Идел буеннан гөлҗимеш,җиләк-җимеш җыеп кайтучы кеше бу урынга килеп чыкса , ул юлны югалткан. Аның сихри, серле көче булган. Ул кешеләрне адаштырган. Халык аңа адаштыра торган урын булганга, Пәриле тау дип исем бирә һәм ул бүгенге көнгә кадәр шул исем белән йөртелә.

         Өшәр авылыннан ерак түгел Кирәмәт тавы бар. Ул Кире тау дип тә атала. Бу тау кешене адаштыра. Аны урап чыгып булмый. Анда сазлык. Анда кешеләр барырга курыккан. Бу урын да куркыныч була. Сибирский язвадан кырылган малны шушы тауга күмгәннәр. Адаштыра торган куркыныч урын булганга аны Кире тау дип атаганнар , ә халык телендә хәзерге көнгәчә Кирәмәт тавы дип атала.

         Авылдан ерак түгел наратлык бар. 1951 елны лесник  комлы тауга , комда нарат үсә дип беренче тапкыр урман утырту эшен башлаган. Ул анда сирәк очрый торган чикләвек агачы һәм ак чәчәк ата торган сәрби куаклары , нарат агачлары утырта. Нарат агачлары хәзерге көндә йорт салу өчен материал булып тора. Бу урынны Наратлы тау дип атыйлар. Чөнки агачлар таулыкка утыртылган.

         Бер күлнең уң ягына киндер чәчә торган булалар. Күл балыкларга бай була. Халык бу күлне , күл янындыгы басуга киндер чәчелгән булганга Киндер күле дип атап йөртә башлаган.

         Кама елгасы элек Өшәр авылы яныннан узган. Үзеннән Өшәр күле, Иске Идел , Садак, Кыяды кебек күлләр калдырган Кама елгасы үзенә 5 км. арырак туры юл салган. Иске урында Чиялек янында сулар икегә аерылган җирдә кире акма бар, ягъни чоңгыл бар. Тау башыннан карап торсаң, аның көченә, зурлыгына хәйран каласың. Теге якка китәрме, бу якка китәрме дип су сугыша.Кыш көнендә дә бу урын туңарга теләми.Шуның аркасында бик күп фаҗигале хәлләр булган. Су төрле якка агарга теләп сугышканга бу урынны Киреакма дип атап йөрткәннәр.

        Семиостров авыл советына Өшәр белән Чиялек авылларыннан кала тагын 5 авыл карый. Алар Чирәм колагы , Кара яр ,Наплаво, Луговой, Каенлы җилән.

  Киндер күле белән Зур комлык арасында Хәмидә борыны бар. Бу борынга исемне йөзьяшәр әби, Шәфикова Хәмидә истәлегенә кушалар. Шушы Хәмидә борыныннан чыгабыз да Каршы як юлыннан Идел буена юл тотабыз. Сул якта таллыклар, уң якта табигый урман, уртада юл. Гали буасына кадәр шулай барабыз гали буасын чыгып юлны Олы Идел буе юлы аша дәвам итәбез. Ләкин моңа кадәр  үткән юлда очраган сулыклар, болынлыклар атамаларына төшенчә биреп үтәм.

    Зур Комлык. Бу күлнең төбе ташлы, комлы була. Ул җәйгә бераз саегая торган була, чиста су аша күл төбе ялтырап күренеп торган. Су чигенгәч, күл урынында зур комлык хасил булган. Халык аны шуңа күрә Зур Комлык дип атап йөрткән.

    Гали өянкесеннән юлны дәвам итсәк, юлдан сул якта Олы кортлык кала. Уңайлы урын булганга авыл халкы  ( Чирәм Колагы халкы ) умарта асрый. Умарта асралган бу урыннарны Олы кортлык, Бәләкәй кортлык дип атап йөрткәннәр. Олы Идел буе юлына чыгабыз. Бер якта чокыр, сул якта Алаша тау кала. Ни өчен Алаша тау соң? Бу урында кара таллар үскән. 6-7 м лы бу талларны кисмичә генә кайрысын төшерә торган булалар. Тал кайрысы хөкүмәткә тапшырыла торган була. Кайрыларын салдыргач алар шәрә кала. Кемдер шаяртып бу урынна Алаша тау дип атый. Шуннан соң бу урын Алаша тау дип аталып йөртелә башлый.

    Юлны Чирәм колагына таба дәвам итәбез. Авыл арасына керәбез хәйран калабыз. Ни өчен Чирәм колак дип аталуы шуннан күренә. Анда биш-алты йорт колак рәвешендә урнашкан. Авыл урамы чирәмле, анда техника юк, авыл халыклар бары су юлы аша гына аралаша. Авылга шуннан Чирәмле колак дип исем биргәннәр.

    Авылга Тирәклек дигән зур болынлык тоташкан. Монда халык печән эшли.

Старица – Иске Идел буенда Наплава дигән урын бар. Ул бар яктан да су белән уратып алынган утрау була. Утрау тулысынча печәнлек җире. Аңа нигез салучы Ханов Тәҗекәй була. Аның ике улы һәм бер кызы була: Әбүзәр, Шәех, Флүдә. Бу хуҗалык бу утрауда бары печәнлек белән генә шөгыльлләнә. Печән баржалар белән Сарапул һәм башка шәһәрләргә, авылларга җибәрелә. Коры юл бары кыш көнендә генә була. Җәен утрау бар яктан да су белән уратып алына. Су белән уратып алынганы өчен бу утрауга Наплава дип исем биргәннәр. Чөнки аны йөзмә хәлдәге утрау итеп күзалларга була.

    Кирмәнчек тавы астында Кара Яр исемле урын бар. Ни өчен Кара Яр соң? Бу урын Агыйделнең уң як ярында Удмуртия белән чиктәш Майлаш исемле рус авылыннан биш километр ераклыкта урнашкан.

    Ислам диненең йомшак якларыннан файдаланып хатын алыштырырга яраткан Хәйри исемле кеше, авыл халкы нәфрәтеннән качып, ярның икенче ягвына, үзенә Кара тамгалы исем алып, үзенә йорт салып кергән. Үз гомерендә бу кеше тугыз хатын алган. Ул бары тик үзе генә бу урында шәхси хуҗалык булып яшәгән. Яр буена урнашканлыгын һәм Кара тамга, исем ягылган булганга бу урын Кара яр дип атала.

    Каманың икенче ягында уң якта Киров совхозы бүлекчәсе, мал фермасы булган. Анда эшләгән эшчеләргә айлык хезмәт хакы түләнә, продукцияләрдән он, шикәр комы китерелә торган була. Совхоз бүлекчәсеннән бер километр ераклыкта көнчыгыштарак Каенлы җилән (берничә өйле) авыл булган. Бу авыл каеннар белән уратып алынган яланлыкта урнашкан. Шуңа күрә дә бу авылны Каенлы җилән дип атап йөртәләр.

    Шулай ук елганың икенче ягында Луговой совхозы булган. ( Луговой – луг – болын сүзеннән алынган ). Бу совхоз урнашкан урын бары болынлык кына булган. Анда бер генә агач та булмый. Бары ул коры яланлык кына була. Бу урынга урнашкан халык үз авылын Луговой дип атап йөртә башлый. Авыл кешеләренең сөйләве буенча, электән үк бу авылда клуб, мәктәп була.

 

 

  

 

 

поиск
Погода
Актаныш 
друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Электрический мир
  • Варина Гульназ
  • ФИПИ
  • Информационно-образовательный портал Актанышского района
  • Block title
    Block title