История Буазкүля
Б у а з к ү л авылы тарихы
Буазкүл
(русча- Буаз-куль) авылы Агыйдел елгасы тамагына якын, Актаныштан
төньяк-көнбатышка таба 27 км
ераклыкта урнашкан. Тарихи чыганакларга караганда, авылга XVIII гасыр уртасында
нигез салынган. Буазкүл авылы исеме турында мондый риваять бар. Авылдан
төньяк-көнчыгышка таба урнашкан күлдә буаз сыер батып үлгән. Авылның исеме
шуннан килеп чыккан имеш. Буазкүл авылының тирә-ягын күлләр , болыннар һәм
әрәмәлекләр әйләндереп алган. Халкы борын-борыннан игенчелек, терлекчелек белән
шөгыльләнгән.
Авылның үз мәчете булган. Мәчеттә беренче мулла
булып Галиев Миңнегали, аннан соң указлы мулла Сираев Нургали торган.
Кырыклап кына хуҗалыгы булса да, авылның
дүртьеллык мәктәбе булган. Мәктәп бер байдан калган ике катлы агач йортта
урнашкан. Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда мәктәп мөдире булып Латипова
Розалик, ә укытучы булып Заһертдинова Хөсниямал эшләгән. Шул ике катлы агач
йортның беренче катында авылның клубы урнашкан. Эштән соң авыл кешеләре анда
концерт һәм спектакльләр куйганнар, җыелышлар үткәргәннәр. 1957 елда иске
мәктәпне сүтеп бер катлы итеп яңа мәктәп төзегәннәр , ә 70 нче еллар башында
мәктәп бинасын сүтеп, Тат.Ямалы мәктәбенә корылма итеп төзегәннәр.
Колхозлашу чоры башлангач, авыл халкы "Яшкул” колхозына берләшкән.
Колхоз рәисләре булып эшләүчеләр:Халиуллин Хабибулла, Халиуллин Галимҗан,
Рашитова Динә, Ахметов Хабил. Авылның үз җил тегермәне, тимерчелеге, амбарлары,
фермасы булган. Сугыштан соң колхоз
фермасы яшен сугып янган. 1950 нче
елларда "Яшкул” колхозы "Искра” колхозына кушылган.
1976
елдан 1980 нче елларга кадәр су басу зонасына кергән Өшәр, Чиялек, Тат.Әҗби,
Дербешка һәм Урдалы авылы кешеләре
Буазкүлдән көньякка таба буш урыннарга күчеп
утырганнар һәм алар Яңа Буазкүлнең ике урамын барлыкка китереп тормыш
корганнар. 1989 елга авылда 392 кеше, 1997 елга 397 кеше, ә 2002 елга 120
хуҗалыкка 378 кеше исәпләнгән.
Буазкүл
авылыннан чыккан күренекле кешеләр:
Хайбуллина Зөлхәбирә Хайбулла кызы (1949 елгы)- "Ак Барс” банкының
Актаныш филиалы директоры булып 1994-2007 елларда эшләгән.
Хайбуллин Галимҗан Хайбулла улы (1951 елгы)-төрле
җитәкче урыннарда эшләгән, РСФСРның "Кооперациядә күрсәткән уңышлары өчен” Күкрәк билгесе белән бүләкләнгән
|