Пятница, 03.05.2024, 01:55Приветствую Вас Гость | RSS
Татарско-Ямалинская ООШ
Меню
Block title
Оцените мой сайт
javascript:; javascript:;
Всего ответов: 67

Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

География 2


 

 Актаныш муниципаль районы

 Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

          

Нәрсә? Кайда? Кайчан?

 

География, биология, экология фәннәре буенча дәрестән тыш чара

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                       Укытучы Гильманова Илүзә Рәхим кызы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2009 ел.

 

 

Нәрсә? Кайда? Кайчан?

 

География, биология, экология фәннәре буенча дәрестән тыш чара

 

Максат: укучыларның белемнәрен үстерү, танып белү эшчәнлеген киңәйтү, команда белән эшләү алымнарын формалаштыру.

Җиһазлау.Класс бүлмәсе, уртада 2 өстәл, алар артында укучылар.

 (5 яки 6 укучы)утыра.  Алып баручы өстәлендә гонг, хронометр, компьютер, уйнаткыч.

Уен барышы.

(музыка яңгырый)

Алып баручы.Хәерле көн хөрмәтле укучылар, кунаклар! Сезнең барыгызны да   интеллектуаль уенда сәламли алуыма шатмын. Бүгенге бәйгедә 8-9  класс укучыларының җыелма командасы катнаша. Хәзер уенчыларны уен өстәле янына чакырабыз. Менә алар...

( алып баручы тамашачыларны уенчылар белән таныштыра)

Алып баручы .  Уенда кунаклар булып укытучылар һәм укучылар катнаша. Алар үзләренең яраткан командасы өчен җан ата.

Җан атарларга: Урыннан әйтеп утырырга ярамый, командалар җавап биргәннән соң әйтергә мөмкин, дөрес җавапны үзегез теләгән командага бирә  аласыз.

Алып баручы . Уенда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Укучылар! Бүгенге уен сезнең төрле өлкәдәге  белемнәрегезне  сынаячак. Дөрес җавапны фәкать алып баручы гына белә. Уйлау өчен 2 минут вакыт бирелә. Сорауларга дөрес һәм тулы җавап биргән команда җиңүче була. Шулай итеп  мин уенда катнашучыларга уңышлар телим!

1 сорау (слайд). Безгә таныш булган Даниэл Дефоның "Робинзон Крузо” әсәрендәге төп герой кеше яшәми торган утрауда 28 ел яшәгән. Бу утрау кайсы диңгездә урнашкан.

(Кариб диңгезендә, Хуана Фернандес утрауы)

2 сорау(слайд). Кышкы салкын көн. Мин елга яры буйлап барам. Тирә-якта кошлар күренми, бәке буена җиткәч, бер кош тавышы ишетелде. Бәке тирәли сыерчык кадәрле генә гәүдәле кошчык сикергәләп йөри. Мин аңа якынлаштым, моны күреп ул башы белән суга чумды. Карап торам: ул башта су астында канатлары белән ишелеп барды, аннары елга төбе буйлап йөгерде. Менә сиңа кошчык! Ул чып-чын водалаз бит. Бу кошчыкның исеме ничек?

( Су чыпчыгы- Оляпка)

 Музыкаль пазуа

3 сорау (слайд). Игътибар! Кайбер сулыкларда  ( организмнар өчен зарарлы матдәләр булмаса да)  суда яшәүче хайваннар күпләп үлә. Моның сәбәбе нәрсәдә?

(Сулыктан ерак түгел һавага зарарлы матдәләр чыгаручы завод урнашкан булуы мөмкин)

4 сорау(слайд). Аяз, йолдызлы төн, әмма поляр йолдызлар күренми. Без кайсы ярымшарда?

( Көньяк)

5 сорау(слайд). Борынгы заманда кайсы диңгезне "янтарь” диңгез дип атаганнар.

( Балтыйк диңгезе, янтарь чыганагы ята)

6 сорау(слайд).  .  Географияне искә төшерегез. Кайсы химик элемент җир кабыгы исеме белән туры килә?

(Химик элемент – литий, җир кабыгы исеме – литосфера, ике атама да грек сүзеннән барлыкка килгән – "Литос” ул "таш "дигәнне аңлата)

7 сорау. (слайд).   Парижда һәм Токиода бакага һәйкәл куелган. Нинди хөрмәткә бакага бу илләрдә һәйкәл куелган? (Медицинада эксперимент объекты булган өчен)

8 сорау(слайд). Яшь урман утыртканнан соң анда нинди хайваннар җибәрергә кирәк? Ни өчен? (Кырмыскалар)                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                           

9 сорау (слайд). У агач чүлдә үсә. Бу кәүсәсез диярлек агачның ботаклары җирдән үк тармакланган.Аның яфраклары юк диярлек яки кабырчыкка әверелгәннәр. Ул агач гаҗәеп каты, аны кисеп булмый. Ул авыр, суда бата, ләкин яхшы ягулык  булып исәпләнә.Бу нинди агач? ( Саксаул агачы)

10 сорау (слайд).Нинди үсемлекнең тамыры кеше фигурасын хәтерләтә? ( Женшень)

11 сорау (слайд). Бу үсемлекнең туган җире  Көньяк Америка булса да  , румыннар һәйкәл куйганнар, ә Брюссельдә  музей ачылган . Нинди үсемлек турында сүз бара? (Бәрәңге)

12.сорау(слайд) . Кыш көне һәм иртә язда кар , бозның эрүе ничек атала? ( Җылыну- оттепель)

13 сорау(слайд). Кайсы чәчәк Кояш һәм Япония символы булып тора ( Хризантема)

Музыкаль пауза.

Алып баручы. Шуның белән уеныбыз тәмам . Уенның нәтиҗәсе белән таныштыру.. Җиңүче команда билгеләнә, шулар белән беррәттән аерым яхшы уйнучы укучылар искәртелә, бүләкләр тапшырыла. )

Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

поиск
Погода
Актаныш 
друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Электрический мир
  • Варина Гульназ
  • ФИПИ
  • Информационно-образовательный портал Актанышского района
  • Block title
    Block title