Пятница, 03.05.2024, 04:23Приветствую Вас Гость | RSS
Татарско-Ямалинская ООШ
Меню
Block title
Оцените мой сайт
javascript:; javascript:;
Всего ответов: 67

Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

История Тат. Ямалы


                                                    Татар Ямалы  авылы  тарихы. 

      Ямалы(Тат.Ямалы, Мари Ямалы) авылы табигатьнең иң гүзәл урынына-Агыйдел елгасының сул як ярына урнашкан.Һәм ул, хаклы рәвештә, Актаныш районының иң матур, бай тарихлы авылларының берсе.

      Актаныш районы Минзәлә, Мөслим, Тукай, Сарман, Зәй, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Ютазы, Баулы районнары белән бергә географик яктан Көнчыгыш Кама аръягына керә.

      Көнчыгыш Кама аръягы яшәү өчен уңайлы булган: мал асрау өчен табигый болынлыклар, балык тоту өчен елгалар, күлләр, ягулык өчен урманнар, әрәмәләр, иген үстерү өчен уңдырышлы җирләр халыкларны үзенә җәлеп итеп торган.Этник яктан бу территория, археологлар раславынча, шактый чуар булган.Биредә борынгы финнар, угорлар, төркиләр яшәгәннәр.Үзләренең яшәүләре турындагы мәгълүматларны алар археологик истәлекләрдә, җир-су атамаларында (топонимиядә) калдырганнар.Ямалы авылы территориясендә һәм гомумән Актаныш районы территориясендә, пьянобор, кушнаренко, чиялек археологик культурасына караган истәлекләр теркәлгән.Мәсәлән, Мари Ямалы территориясендә пьянобор( борынгы пермь(удмурт), коми-пермяк, коми-зырлы халыкларының, кушнаренко, чиялек археологик культурасы калдыклары) бар.Соңгы икесен угор кабиләләре белән бәйлиләр.Тат.Ямалы, Мари Ямалы территориясендә пьянобор, кушнаренко, болгар(XII- XIII) археологик истәлекләре теркәлгән.

      Тарихчылар (Д.М.Исхаков, М.И.Әхмәтҗанов ), археологлар ( Халиков А.Х., Казаков Е.П., Табяшев Р.С., Ютина Т.К. ), телчеләр (Саттаров Г.Ф., Арсланов Л.Ш. ) һәм башка белгечләрнең раславынча, Көнчыгыш Кама аръягы территориясендә пермь халыклары үзләренең эзләрен калдырганнар. (Бу турыда кара: "Арсланов Л.Ш., Казаков Е.П., Корепанов К.И. Финны, угоры и самоазийцы в Восточном Закамье”.Елабуга, 1993).

       М.И. Әхмәтҗанов үз мәкаләсендә Ык елгасы регионы тарихын өч әһәмиятле этапка бүлеп карый.

      Беренче периодта (монголлар яулап алганга кадәр чор ) болгар һәм угор кабиләләре бергә яшиләр, ягъни ике этник төркем(болгар-төркиләр һәм угорлар ) яшиләр.Угорларның бер өлеше, төрки тел кабул итеп, үзләре яшәгән территориядә (шул исәптән Актаныш территориясендә дә) калалар.

      Икенче период, М.И. Әхмәтҗанов фикеренчә, XIII-XVII гасырларны эченә ала- Нугай этабы.

       Өченче период – Кама аръягы чик саклау линиясен (сызыкларын) төзегәч башлана(1652-1657 еллар).

        Д.М. Исхаков үзенең "Из этнической истории татар восточных районов.Татарской АССР до начала XX века” исемле мәкаләсендә Көнчыгыш Кама аръягы халкының катлаулы этник процесс кичергәнлегенә игътибар итә.Соңгы вакытларда Актаныш, Минзәлә районында яшәгән халыклар (татарлар) "башкортлар” дип язылганнар.Дамир Исхаков халыкларны түбәндәге этапларга бүлә:

    XVIII гасыр ахыры – XX гасыр башы " сословно башкирский этап”;

XV-XVI  гасыр башы – нугай этабы;

XIIIXV гасыр Алтын Урда төрки(кыпчак) этабы;

VIIIXIII гасырлар – болгар-угор этабы.

  Бу этапта болгар-угор ( ханты, мансиларның, өлешчә венгр да булырга мөмкин) кабиләләре бергә яшиләр. Мәсәлән, Тат. Ямалы территориясендә XII-XIII гасырга караган кызыл-сары төстәге болгар керамикасы ( чүлмәк) фрагментлары табылган. Болгар  керамикасы шулай ук ( болгар савытлары) Өшәр ( Семиостров) һәм Чиялек авыллары территориясендә дә табылган.

  Шул ук вакытта угор халыкларына караган археологик истәлекләр дә бар. Алар Өшәр, Ямалы, Мәсәде авыллары территориясендә дә күп табылган. Угорлар белән болгар кабиләләренең бергә яшәүләре VIII – XIII гасырга караган ( Чиялек археологик культурасы) каберлекләрдә мөселманча һәм угорларча күмелгән каберләр табылды. Топонимик материаллар да моның шулай икәнлеген раслыйлар. Мәсәлән, Мәсәде, Өшәр, Шәбез һ.б. атамалар борынгы угорлар тарафыннан калдырылганнар.

       Ямалы атамасы, мәсәлән, фин-угор телләре материалында аңлатыла: Ям (а) "большая вода, море”, "большая река” + немецча мал-"исток” дигән элементлардан тора.

Ямалы атамасы безгә билгеле булган чыганакларга караганда, башта гидроним (күл атамасы) буларак XVIII гасыр башыннан билгеле.Сүз уңаенда шуны да искәртеп үтик, елга, сулык атамалары авыл исемнәренә караганда борынгырак, алар бер халыктан икенче халыкка әзер килеш керә.Бу тезисны (фикерне) Актаныш районының топонимик системасы раслап тора.

   Күл атамасы буларак Ямалы, Емалы 1700-1701 еллардан башлап билгеле. Мәсәлән, башкорт тарихчысы Ә.З.Әсфәндияров үзенең "История сёл и деревень Башкортстана” хезмәтендә Сөтлә күле турында яза.

    Авыл буларак Ямалы 1754 елдан билгеле.  Ул вакытта Ямалы Минзәлә өязенең Гәрәй волостенә кергән.

  1795 елда Ямалыда (алар башта Мари Ямалы авылы территориясендә марилар белән бергә яшәгәннәр) 87 башкорт, 50 типтәр яшәгән. Ул Гәрәй волостенең Такталачык түбәсенә караган.

  Мари Ямалы 1801 елдагы план буенча , ул хәзерге  Ямалы күле буенда урнашкан.  Ә хәзерге Тат.Ямалы авылында ике генә йорт күрсәтелгән.

    1870 елда халык санын исәпкә алу материалларында Ямалы күле буендагы Ямалы авылында (Мари Ямалы, Тат.Ямалы авылларына бүленү юк) 53 хуҗалык булып, 266 ир, 180 хатын – кыз, шул исәптән, 169 ир, 151 хатын – кыз – башкорт; 37 ир, 29 хатын – кыз – мари милләтләре теркәлгән. Димәк, 1870 елга кадәр татарлар Мари Ямалы авылында яшәгәннәр. Моңа кадәр Ямалы татарлары Караңгы авылында яшәгәннәр (халык аны Караңгы авыл чокыры дип атап йөртә).

    1731 елда Ямалы кешеләренең Караңгы авылында яшәүләре билгеле чыганакларга караганда, 459 номерлы документта 1738 елда Караңгы авылы кешесе Танатар Кангильдин телгә алына.Шул ук Танатар Кангильдин 1744  елда (496 номерлы документ ) – Кабан авылы кешесе. Бу исә Караңгы авылы Кабаннан чыккан татарлар дигән раслауга мөмкинлек бирә.Авыл халкы арасында Ямалы кешеләре Мөлектән күчеп килгәннәр дигән фараз да бар.Ә Мөлек исә, Кабан авылына караган хәзер Такталачык болынындагы калкулыкта урнашкан җир.

      Шулай итеп, Тат.Ямалы авылы чагыштырмача соңрак барлыкка килгән авыллар рәтенә керә.

      Документлардан күренгәнчә, Ямалы авылы – Бурсык, Гәрәй, Кабан, Нугай, Иске Җияш, Такталачык авыллары белән бергә Гәрәй волостенең Такталачык түбәсенә кергән булып чыга.

   Татар Ямалы авылы кешеләре Караңгы авылына Мари Ямалы авылында марилар белән бергә яшәгәннәр. Мәчетләре Хайбуллин Исанбай милегендә урнашкан булган. Өй урыннары Мари Ямалы күчкәнче билгеле иде.

     1801 еллардан башлап, татарлар хәзерге Тат.Ямалы авылына күченеп утырганнар.

       1795 елда үткәрелгән ревизия нәтиҗәләре буенча, Ямалы, Балтач, Буазкүл, Яңа Гәрәй, Кормаш, Яңа Балтач, Иске Җияш авыллары белән № 14 юрт (йорт) составына кергән булган.

  Ямалы авылының горурлыгы булып Сөтлә күле  тора.  Сөтлә  күле 18 гасыр башында ук телгә алына.  Бу материаллар да Ямалы авылының соңрак барлыкка килгән авыл икәнен раслап торалар

                                                      


                                                                                   




                 Татар Ямалы – Татарские Ямалы

Урнашкан урыны – Агыйдел елгасы буенда.

Авылда 1 клуб, 1 мәктәп, 1 хастаханә, мәчет  бар.

Елгалары – Агыйдел,  Сөтлә, Җәмәкәй.

Күлләре – Садак, Тирән күл, Чиялек.

Таулары – Торна тавы, Нарат тавы,  Кирмәнчек тавы.

Авыл халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. 1 фермер хуҗалыгы бар.


 

 

 

 

поиск
Погода
Актаныш 
друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Электрический мир
  • Варина Гульназ
  • ФИПИ
  • Информационно-образовательный портал Актанышского района
  • Block title
    Block title